Казан шәһәре Думасының 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга кабул иткән муниципаль бюджет турындагы карарына үзгәрешләр кертелде. Бу мәсьәлә Казан шәһәре III чакырылыш Думасының шәһәр ратушасында Казан мэры һәм башкала Думасы рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендә барган II сессиясендә каралды.
Шушы мәсьәләдә чыгыш ясаган шәһәр финанс идарәсе рәисе Радик Шәфыйгуллин сүзләренчә, 2015 елга бюджетның чыгым өлеше 736 млн 500,3 мең сумга артты, шуны финанслауга салым һәм салым булмаган өстәмә керемнәр тотылачак. Чыгымнарның 134 млн 916,5 мең сумы юлларны җәен карап тотуга каралган, 99 млн 489,1 мең сумы шәхси торак секторыннан каты көнкүреш калдыкларын җыеп утильләштерүгә, 54 млн 400 меңе урам яктыркычларына сарыф ителгән электр энергиясе өчен (бу тарифлар үсүгә һәм яңа юллар салынуга бәйле) түләүгә, 28 млн 103,7 меңе яңа файдаланылышка тапшырылган мәгариф учреждениеләрен тотуга, 48 млн 74 меңе "Метроэлектротранс", "Казгорсвет", "Городское благоустройство" МУПлары устав капиталына акча кертеп, муниципаль милекне арттыруга, 21 млн 700,6 меңе суд исклары буенча бурычларны каплауга һәм күрсәтмәләрен үтәүгә, 12 млн 87,6 мең сумы оргтехника һәм программалар сатып алуга, 11 млн 156,6 меңе янгынга каршы пирслар төзүгә проект-смета документлары эшләүгә тотыла. Шулай ук бюджетның тагын 9 млн 496,5 мең сум акча капиталь төзекләндерелгән балалар бакчаларына җиһазлар сатып алуга, 1 млн 325,5 мең сумы тышкы реклама чаралары урнаштыруга килешүләрне өзүгә, 1 млн 200 меңе Муниципаль берәмлекләр советына әгъзалык взнослары түләүгә тотылачак. Боларга өстәп, 50 млн сум акча башкаланы Яңа елга бизәүгә, 9 млн 300 мең сумы гомумшәһәр чаралары уздыруга китә. Тагын 257 млн 250,2 мең сум күләмендә бюджет акчасы шәһәр Башкарма комитеты структур подразделениеләренә түләүгә каралды, бу исә шәһәрдә кабул ителгән хезмәт хакы шартларының вазифаи окладлар күләме һәм саны ягыннан ТРда кабул ителгәндәгедән аерылуы, шуңа күрә хезмәт хакы түләүдә акча җитеп бетмәү белән нигезләнде.
РФ Бюджет кодексы таләпләре буенча Татарстан Республикасы бюджетына сарыф ителмәгән элеккеге еллар субсидияләре һәм субвенцияләр калдыкларын кайтару 288 млн 799,1 мең сум күләмендә дебиторлык бурычын кайтару хисабына хәл ителде.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, бюджет кереме 19 млрд 527 млн 418,9 мең сум, чыгымнары 19 млрд 540 млн 264,8 мең сум була, бюджет дефициты күләме чиге - 12 млн 845, 9 мең сум, муниципаль бурычны хәл итүгә чыгымнар чиге - 627 млн 744,2 мең сум.