ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Израильнең абсорбция һәм Иерусалим һәм диаспора эшләре министры белән очрашты

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүдә Израиль хөкүмәтенең абсорбция (яңа гражданнар интеграциясе) һәм Иерусалим һәм диаспора эшләре министры Зеэв Элькин белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан белән Израильнең икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлектә яңа мөмкинлекләре турында фикер алышынды, шул исәптән Евразия икътисади берлеге белән ирекле сәүдә зонасын булдыру мәсьәләсендә.

Россия-Израиль хөкүмәтара комиссиясе рәистәше булып торган Зеэв Элькин Мәскәүгә сәфәре барышында Израильнең Евразия икътисади берлеге белән ирекле сәүдә зонасын булдыруга керешергә ниятләвен белдерде. Сөйләшүләр башлау турындагы карар (алар 2016 ел башында башланыр дип көтелә) 16 октябрьдә Бурабайда (Казакъстан) үткән Евразия икътисади берлеге саммитында кабул ителгән, килешүне әзерләү өчен 2 елга якын вакыт кирәк. Көннең беренче яртысында министр Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм РФ Президентының тышкы сәяси мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков белән очрашты.

"Татарстан Россия-Израиль мөнәсәбәтләре кысаларында төрле яклы хезмәттәшлекне киңәйтәчәк. Евразия икътисади берлеге белән ирекле сәүдә зонасы турныда килешү имзаланган очракта, Израиль белән Татарстан багланышлары яңа дәрәҗәгә чыгачак", - дип ассызыклады ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Талия Миңнуллина белән очрашу азагында Зеэв Элькин Татарстан яшь квалификацияле кадрлар әзерли белүен билгеләп үтте һәм аның тәҗрибәсен Израильдә дә файдаланырга ниятләүләрен әйтте.

Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгының ММЧ белән эшләү секторы мөдире Искәндәр Әхмәдов хәбәр итте.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International