Россия Финанслар министрлыгы дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары өчен продуктлар сату буенча пенсия схемалары эшли. Андый схемалар дүртәү булачак. Бу хакта "Россия 24" телеканалы эфирында финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев белдергән.
Аның сүзләренчә, үзирекле-пенсия тәэмин итүдә эшләүче барлык дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары продуктлар сатарга тиеш булачак, алар закон проектында эшләнгән пенсия схемаларына туры килергә тиеш.
Финанслар министрлыгында дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары түләүләрне тупланма өлеш хисабына башкарырга тиеш дип саный, шуңа әлеге закон проектын эшләгәннәр дә, дип өстәгән ул.
Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын аккредитацияләү турында сөйләгәндә, Моисеев аларның 90 процентының әлеге процедураны узганын билгеләп үткән. Калганнарның үз бизнесларын реформалаштыру өчен 2019 елга кадәр вакытлары бар.
Хөкүмәтнең агымдагы йөкләмәләре нигезендә, Финанслар министрлыгы дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын 2019 елда тикшерәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.