Кичәге үсештән соң, нефть бәясе төшә

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген иртән, кичәге соңгы сигез атнада беренче тапкыр рекордлы үсештән соң, нефть бәяләре бераз төшә, дип хәбәр итә "Интерфакс" «Bloomberg» агентлыгына сылтама белән.

Мәскәү вакыты белән 8.56да Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent нефтенә декабрь фьючерслары 0,23 долларга (0,47 процент) - барреле 48,82 долларга кадәр арзанайган. Кичә базар ябылган вакытта фьючерс бәясе 2,24 долларга (4,49 процент) - барреле 49,05 долларга кадәр күтәрелгән.

Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сатуларында декабрьгә WTI нефтенә фьючерслар бәясе 0,24  долларга (0,52 процент) - барреле 45,70 долларга кадәр кимегән. Алдагы сессия нәтиҗәләре буенча контракт 2,74 долларга (6,34 процент) - барреле 45,94 долларга кадәр күтәрелгән.

"Кичәге бәяләр күтәрелеше котировкаларның югары чиген билгеләде, - дип билгеләп үтә "CMC Markets"ның өлкән аналитигы Майкл Маккарти. - Якын киләчәктә нефть бәяләре 50 доллар чиген узарлык факторлар юк. Базар элеккечә үк запаслар артуга карата борчыла".

Кичә АКШ Энергетика министрлыгы бастырган мәгълүматлар буенча, илдә нефть резервлары узган атнада 3,38 млн баррельгә күбәйгән. Биш атна рәттән запаслар үсә, мондый хәл апрель аеннан бирле күзәтелмәгән булган. Шул ук вакытта үткән атнада дистилятлар запаслары - 3 млн баррель, бензин 1,1 млн баррельгә кимегән. Илдә нефть эшкәртү заводлары запаслары 86,4 проценттан 87,6га кадәр арткан.             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International