Кичә Мәскәүдә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән Израиль-Россия эшлекле совет арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Израиль-Россия эшлекле советы - абруйлы сәяси булмаган иҗтимагый оешма, аның төп максаты - Израиль һәм Россия Федерациясе оешмалары һәм компанияләре арасында туры эшлекле элемтәләр һәм әйбәт шартлар урнаштыру.
Актка ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Израиль-Россия эшлекое советы рәисе Теймураз Хихинашвили (Бен Йегуда) кул куйды. Тантана "Ачык инновацияләр" IV Мәскәү халыкара форумы кысаларында узган катнаш Россия-Израиль (хөкүмәтара) сәүдә-икътисади хезмәттәшлек комиссиясенең 12нче утырышы барышында үтте. Комиссияне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Израильнең абсорбция һәм Иерусалим эшләре буенча министры Зеэв Элькин үткәрде.
Әйтергә кирәк, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән РФ субъекты дәүләт органы белән килешү хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында имзаланган бердәнбер килешү булды: башка килешүләр федераль органнар яки федераль яисә халыкара дәрәҗәдәге оешмалар белән имзаланган.
Әйтик, 2016-2018 елларга Россия Федерациясе Хөкүмәте белән Израиль Дәүләте Хөкүмәте арасында туризм өлкәсендә хезмәттәлек турындагы Килешүне тормышка ашыру буенча уртак гамәлләр программасы, Россия-Израиль эшлекле советы һәм Израиль-Россия эшлекле советы арасында килешү, РФ Мәдәният министрлыгы һәм Израиль Тышкы эшләр министрлыгы арасында үзара аңлашу турындагы Меморандум, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча катнаш Россия-Израиль (хөкүмәтара) уникенче утырышының Йомгаклау беркетмәсе имзаланды.
Израильнең абсорбция һәм Иерусалим эшләре буенча министры Зеэв Элькин шул ук вакытта Россия-Израиль мөнәсәбәтләрендә Татарстанның аерым ролен ассызыклады.
Утырыш барышында хезмәттәшлекнең перспективалы өлкәләре арасында авыл хуҗалыгы, фармакология, медицина җиһазлары җитештерү, фәнни тикшеренүләр, IT-секторда стартаплар һәм башка кайбер өлкәләрне атарга була дип билгеләп үтелде.
Әйтергә кирәк, Израиль Евразия икътисади берлеге белән ирекле сәүдә зонасын төзүгә керешергә ниятли: шул хактагы сөйләшүләр 2016 ел башында башланачак. Процедураны башлау карары 16 октябрьдә Бурабайда (Казакъстан) үткән саммитта кабул ителде. Бу мәсьәләдә яхшы динамика бар, дип билгеләп үтте Аркадий Дворкович комиссия утырышы барышында.
Хәзерге вакытта ике ил арасында товар әйләнеше 3 миллиард доллардан артык тәшкил итә, ирекле сәүдә зонасы турындагы килешү имзаланган очракта, хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак, дип хәбәр итә ТР Инвестицион үсеш агентлыгының ММЧ белән эшләү секторы.