Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары - ТР Милли банкы идарәчесе Мидһәт Шаһиәхмәтов катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу барышында агымдагы икътисади һәм сәяси шартларда банк өлкәсендәге вазгыять хакында фикер алышынган.