Сәүдә ачылганда доллар һәм евроның рубльгә карата бәясе күтәрелде

2015 елның 30 октябре, җомга

Җомга көнне сәүдә ачылган вакытта доллар һәм евроның бәясе бераз күтәрелгән. РФ Үзәк банкы карарын көтү фонында нефть бәясе төшкәндә, рубль дә азрак кимегән.

Доллар буенча беренче килешүләр 64,3-64,52 сум тирәсендә узган, минут ярым эчендә курс 64,45 сум тәшкил иткән, бу алдагы көнге ябылган вакыттан 5 тиенгә югарырак. Евро курсы 10 тиенгә артып, 70,78 сум тәшкил иткән. Бивалюта кәрзине 7 тиенгә күтәрелеп, 67,3 сумга җиткән. Доллар гамәлдәге рәсми курстан 28, ә евро 64 тиенгә кыйммәтрәк булган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Сәүдә ачылганда доллар белән еврога карата рубль бәясе төшү нефть бәясе кимүгә бәйле, шул ук вакытта базар РФ Үзәк банкы утырышын көтә. Россия банкының акча-кредит сәясәте мәсьәләләре буенча Директорлар советы утырышы нәтиҗәләре бүген көндез мәгълүм булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International