РФ Хөкүмәте ВИЧ белән көрәшкә 300 млн доллар бүлеп бирәчәк

2015 елның 30 октябре, җомга

РФ Хөкүмәте киләсе елда илдә ВИЧ-инфекция белән көрәшкә, өстәмә рәвештә, 300 млн доллар акча бүлеп бирәчәк, дип белдерә РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Шул рәвешле, министр әйтүенчә, РФ тарафыннан ВИЧ-инфекция белән көрәшкә ел саен бүлеп бирелә торган гомуми финанс чаралары 2016 нчы елдан 600 млн доллардан артып китәчәк

Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы 2020 нче елга ВИЧ эпидемиясе булу куркынычын фаразлады. Илдә ВИЧ белән авыручылар саны елга 10 меңгә артуы турында хәбәр ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International