Татарстан Республикасында алкоголь базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (БДАМС) кертүнең «юл картасын» әзерләү буенча эшче төркем төзеләчәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында БДАМС презентациясендә хәбәр итте.
Чарада Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт (Росалкогольрегулирование) җитәкчесе Игорь Чуян, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, алкоголь базарында эш итүче предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
Искәртеп үтәбез: БДАМСны гамәлгә кертү максаты – алкоголь продукциясен җитештерү һәм сатуны дәүләт ягыннан тикшереп тору. Әлегә кадәр БДАМСка күрсәткечләр кертүгә карата таләп алкоголь продукциясен җитештерүчеләргә генә кагыла. Әмма 2015 елның җәендә Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүдә тәртип кертелергә тиеш. Аның сүзләренчә, бүген күп күләмдә алкоголь продукциясе легаль булмаган юл белән җитештерелә. Республикада складларда юк ителергә тиешле 78 тонна шундый продукция бар, диде ул. Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнехановка шулай ук хәбәр ителгәнчә, тагын 100 тонна легаль булмаган алкоголь продукциясе озакламый складларга китереләчәк һәм юк ителәчәк. "Бу - тәртипсезлек, аңа каршы көрәшергә кирәк. Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше мәсьәләләрендә тәртип урнаштырырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шул исәптән штрафларны арттырырга, легаль булмаган алкоголь саткан өчен җинаять җаваплылыгы билгеләргә һәм иң мөһиме – барлык спиртлы сыеклык катгый дәүләт контроленда булырга тиеш. Башка юл юк».
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (БДАМС) кертүнең «юл картасын» әзерләү өчен Рөстәм Миңнеханов эшче төркем оештырырга кушты. Эшче төркем белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелек итәчәк. Аңа Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татспиртпром» ААҖ вәкилләре, башка бизнес вәкилләре, шулай ук Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт белгечләре керәчәк.