Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Террорчылыкка каршы комиссия һәм ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара Чистай шәһәрендә узды, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге заман экстремизмы һәм террорчылыгы төрле идеологик төсмерләргә керә һәм сәяси доктриналар, шул исәптән дин күләгәсенә яшеренә. Дини экстремистик оешмалар Россиядә социаль-сәяси хәлнең тотрыклылыгын җимерүче җитди фактор булып кала бирә һәм конфессиональ иминлеккә һәм дәүләтнең территориаль бөтенлегенә яный, диде ул.
«Шуның бер мисалы – «Ислам дәүләте» террористик оешмасы, ул, Көнбатыш көчләр ирек куйганга күрә, Якын Көнчыгышта канлы сугыш алып бара. ИГИЛ үзенең рәтләренә даими рәвештә яңа кешеләр җыя, үзенең йогынтысын Якын Көнчыгыш төбәгеннән еракларга тарата», – диде Татарстан Президенты.
Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны республика дәрәҗәсендә дә, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә дә профилактикалауга җитди игътибар бирелә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне булдыру, яшьләрне гражданлык һәм патриотик тәрбияләү, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча, экстремизм һәм террорчылык идеологиясен таратуга каршы зур эш алып барыла.
Болгар Ислам академиясен булдыруны Рөстәм Миңнеханов бик вакытлы карар дип атады, бу республикада көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү проблемасын хәл итәргә булыша.
«Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм хокук саклау структураларының җәмәгать һәм дини оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка гражданнар җәмгыяте институтлары белән үзара җайга салынган эшен тәэмин итү мөһим», – дип саный Рөстәм Миңнеханов.