Бүген кич Казанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский килде.
"Казан" халыкара аэропортында мәртәбәле кунакны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Килеп җитүгә, Владимир Мединский вакыйгаи туризм өлкәсендә "Russian Event Awards" илкүләм конкурс проектларын бүләкләү тантанасына юнәлде.
Иртәгә, 23 октябрьдә, РФ мәдәният министрының эш планында очрашулар, объектларда булу, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәләшү каралган.
Моннан тыш, Владимир Мединский "Гаҗәеп Казан" велосипед маршрутын ачуда катнашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.