Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президенты Аппаратында вазифалы булды

2015 елның 30 октябре, җомга

Татарстан медиа-өлкәсендә танылган журналист, "Татмедиа" ААҖнең элеккеге җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ТР Президент Аппаратына штат нигезендә эшкә күчә. "Татар-информ" агентлыгына үз чыганакларыннан мәгълүм булганча, ул ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары - иҗтимагый проектлар буенча бүлек башлыгы вазифаларын башкарачак.

Белешмә өчен. Сәлимгәрәев Айдар Сәет улы 1971 елның 3 августында ТАССРның Мөслим районы Мөслим авылында туган. 1994 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын "Журналистика" белгечлеге буенча тәмамлаган.

1994 елның июле - 1997 елның мае - Татарстан Республикасының "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында хәбәрче, бүлек мөхәррире, баш мөхәррир;

1997 елның мае - 2006 елның гыйнвары - "Түбән Кама телерадиокомпаниясе" Дәүләт учреждниесе баш мөхәррире, директоры;

2006 елның гыйнвары - 2008 елның гыйнвары - "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр буенча ТР агентлыгы" ДУда массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе башлыгы, генераль директор урынбасары;

2008 елның гыйнвары - 2009 елның сентябре - "Татмедиа" ААҖ генераль директоры урынбасары;

2009 елның сентябре - 2012 елның 15 августы -  "Татмедиа" ААҖ генераль директоры;

шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты башлыгы һәм "Просто полоко" ИКнең гомуми мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары вазифаларын да башкарган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International