Владимир Мединский белән Рөстәм Миңнеханов Казандагы беренче велосипед юлын сынап карады

2015 елның 30 октябре, җомга

Россия мәдәният министры Владимир Мединский белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген шәһәрнең төп музейлары һәм скверларын тоташтырган беренче велосипед юлын ачты. Яңа маршрутның иң төп тукталышларының берсе Ленин бакчасы булды, анда рәсми затларга бүгенге көндә республика тормышка ашырылучы кайбер проектлар хакында бәян иттеләр.

Казан Кремленең Спас манарасыннан велосипедларда кузгалган делегацияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озатып йөрде.

Мәртәбәле кунаклар яңа маршрутның иң төп нокталарының берсендә тукталып алды. Аларга Татарстанның берничә мәдәни проектын тәкъдим иттеләр. Шулар арасында - "Түбәтәй" татар хәләл-фаствуд челтәре. Сәүдә челтәре сата торган милли тәм-томнар белән танышкан вакытта, Владимир Мединский республикада мондый проект барлыгын уңай бәяләде. Тәкъдим итү барышында  Ленин бакчасындагы кебек сәүдә нокталарының республикада нибары җидәү генә булганын белгәч, ул челтәрне зурайтырга кирәклеген әйтте.

ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман делегация әгъзаларына мәдәни микроскверлар - Казан халкы һәм кунаклары өчен эшләнгән рекрацион киңлекләр проекты турында сөйләде. "Бездә экскурсияләрне алып барган кешеләргә маршруттагы һәр бина турында бөтенсен дә беләләр кебек тоела. Әмма чынлыкта мәдәни объектларны әһәмиятен һәм кыйммәтен һәрчак  аңалап бетереп булмый. Аныклык кертү, мирасны актуальләштерү өчен без шундый проект уйлап таптык", - диде ул.

Аның сүзләренчә, яңа веломршрут буенча навигацион мәгълүмат стеллалары урнаштырылачак, алар шәһәр үзәгенең истәлекле урыннары турында сөйләячәк. Киләсе елның язында "Гаҗәеп Казан" веломаршрутына кертелгән Галактионов һәм Максим Горький урамнары киселешендә һәм Ленин бакчасы почмагындагы ике скверны төзекләндерү буенча пилот проектын эшли башлау ниятләнә. Мәдәни минискверлар фикере РФ мәдәният министрының күңеленә хуш килде. 

Ленин бакчасындагы тукталыш тәмамлагач, кунаклар Казансу ярына юнәлде.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International