ТР Премьер-министры "Ачык инновацияләр" IV Мәскәү халыкара форумында катнашты

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Ачык инновацияләр" IV Мәскәү халыкара форумында катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз: "Ачык инновацияләр"  халыкара инновацион үсеш форумы Мәскәүдә 2012 елдан башлап үткәрелә. Быел форумның партнер-иле - Сербия, 2014 елда - Кытай, 2013 елда Финляндия белән Франция булган иде.

Форумдагы биш көннең һәркайсы кеше тормышы һәм эшчәнлегенең аерым якларына багышланган, алар заманча технологик процессларга - эш, йорт, белем алу, сәламәтлек һәм ялга йогынты ясый. Быелгы елның пленар сессиясенең темасы - "Кеше технологик революцияләр трендлары чигендә ".

Форумда федераль башкарма хакимият органнары башлыклары, әйдәп баручы глобаль компания җитәкчеләре, танылган галимнәр һәм инновацион бизнес өлкәсендә экспертлар катнашты.

"Ачык инновацияләр" IV Мәскәү халыкара форумында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International