Бүген "Ачык инновацияләр" IV Мәскәү халыкара форумы кысаларында кайбер килешүләр имзаланды. Аерым алганда, федераль үсеш институтлары - "Россия венчур компаниясе" ААҖ һәм Фәнни-техник өлкәдә кече формалы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды белән килешүгә кул куелды.
Имзалау тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүген "Ачык инновацияләр" форумында имзаланган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен акселерация программасын тормышка ашыру турындагы килешү компанияләрне нәтиҗәле коммерцияләштерүгә һәм фәнни-техник казанышлар үзләштерүгә ярдәм итәргә тиеш.
Документка "Россия венчур компаниясе" ААҖ идарә рәисе Игорь Агамирзян, Фәнни-техник өлкәдә кече формалы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков, ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов һәм «Пульсар экосистем» генераль директоры Павел Королев кул куйды.