ТР Премьер-министры Россия Җәядән ату спорты федерациясе башкаручы директоры белән очрашып сөйләште

2015 елның 30 октябре, җомга

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Җәядән ату спорты федерациясе башкаручы директоры Юрий Зубарев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Яклар төбәктә спорт таралышы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аерым алганда, классик җәядән ату дисциплинасы үсеше турында сүз барды.

Искәртеп үтик: 1900 елдан спортның бу төре Олимпия төре булып тора.

Татарстан Республикасында быел җәядән ату буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге, 1998-2000 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында җәядән ату буенча ТР Ачык Кубогы һәм ТР беренчелеге узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International