Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасы дәүләт корылышы комитеты рәисе белән очрашты

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген ТР Дәләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Дәүләт Думасының дәүләт корылышы комитеты рәисе Владимир Плигин белән очрашты. Ул яшь лидерларның җиденче Россия-Германия конференциясендә катнашу өчен Казанга килде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Очрашуда Владимир Плигин Татарстан Республикасына һәм Казанга Россия-Германия конференциясендә катнашучыларны җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

"Бу чара бик мөһим нәрсәне белдерә. Геосәяси проблемаларга карамастан, Европа илләре яшьләренең Россиягә мөнәсәбәте уңай. Мондый конференцияләр оештыру, Европаның яңа буын вәкилләре мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксына, - дип ассызыклады депутат. - Бу чараның илебезнең матур һәм тарихи шәһәре Казанда үткәрелүе бик яхшы".

Фәрит Мөхәммәтшиин, үз чиратында, Казан һәрвакыт төрле чаралар кабул итәргә әзер, ә Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек эре чаралар үткәрелүе, аның иң югары дәрәҗәдәге чаралар үткәрү мәйданчыгы булырга әзер булуы турында сөйли.

Билгеләп үтик: 29-31 октябрьдә Казанда яшь лидерларның җиденче Россия-Германия конференциясендә 25 яшьтән 40 яшькәчә булган 300 яшь хезмәткәр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International