V чакырылыш ТР Дәүләт Советының киләсе 13 нче утырышы 12 ноябрьдә уздырылыр дип планлаштырыла.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары сессиясе тәмамланганнан соң, игълан итте.
“Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы якынча 12 ноябрь көнне уздырылыр дип ниятләнә. Хезмәттәшләр, үзегезнең эш планыгызны алдан планлаштырсагыз иде”, - дип мөрәҗәгать итте ул депутатларга.
Искәртеп узабыз: бүген ТР закон чыгару органының 12 нче утырышы булды. Анда 40 лап мәсьәлә каралды.