2016 елгы Дәүләт Думасы сайлауларында видеокүзәтүне кире кайтарырга мөмкиннәр

2015 елның 30 октябре, җомга

Парламентның түбән палатасы, Үзәк сайлау комиссиясе һәм Президент администрациясендә 2016 елда узачак Дәүләт Думасына сайлауларда видеокүзәтүне яңадан кайтару мәсьәләсе хакында фикер алышалар. Хакимиятнең тавыш бирү барышын онлайн-режимда күзәтү зарурлыгы алда көтелгән сайлауларның катнаш системасы буенча үткәрелүе белән бәйле (депутатларның бер өлеше партия исемлекләре, ә кайберләре бер мандалы округлар буенча сайлана) һәм низаглы вәзгыятьләр булмасын өчен бюджетка әлеге максатларга чыгымнарны кертергә мөмкиннәр, дип яза "Известия".

"Әлегә бу мәсьәлә хакында фикер алушлар бара, ул уңай якка хәл ителергә мөмкин. Төп сорау бюджетка бәйле. Моның өчен кем түлиячәк - федераль хакимиятме әллә төбәкнекеме", - ди басманың әңгәмәдәше.

Элегрәк Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары да видеокүзәтү зарурлыгы мәсьәләсе сәяси карарга бәйле булачак дигәннәр иде. Шул ук вакытта Дәүләт Думасына сайлауларда видеокүзәтү рөхсәт ителә, әмма ул мәҗбүри түгел.

РФ Финанслар министрлыгында хәзерге вакытта бюджетта 2016 елгы Дәүләт Думасына сайлауларда видеокүзәтүгә чыгымнар каралмаган, диләр. Әмма ведомство депутатлар корпусы яки Кремль ягыннан сорау булган очракта әлеге мәсьәләне карарга әзер.                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International