Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән - Страсбургта. Ул Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы бюросы һәм Төбәкләр палатасы бюросының чираттагы утырышында катнаша. Утырышлар оештыру рәвешендә, парламентарийлар агымдагы атнада Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының пленар утырышларында фикер алышырга тиешле мәсьәләләрне тикшерәләр.
Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы сессиясе алдыннан шулай ук комитет утырышлары да, шул исәптән Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән Актуаль мәсьәләләр комитетының да, сәяси төркемнәр дискуссияләре, тематик очрашулар һәм сөйләшүләр каралган. Европа закон чыгаручыларының игътибар үзәгендә - миграция һәм социаль интеграция мәсьәләре, мигрант һәм качакларның хокукларын яклау. Бу тема хәзер европалылар өчен аеруча актуаль, чөнки Якын Көнчыгышның кабер илләрендәге хәрби хәрәкәтләргә бәйле рәвештә, әлеге дәүләтләрнең күп санлы кешеләре Европада котылу эзли.
Россия делегациясе әгъзалары миграциянең барлык этапларын гуманлаштыруга юнәлдерелгән миграция сәясәтен төзү өлкәсендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Моннан тыш, Европа парламентарийлары үз утырышларында хатын-кызларның җәмгыяви-сәяси тормышта катнашу, радикализация һәм экстремизмга чик кую, хакимият органнары һәм гражданнар җәмгыяте институтларының партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру, яшьләр сәясәте турында фикер алышачак. Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы пленар утырышларында докладларның күпчелеген Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендәге Актуаль мәсьәләләр комитеты әзерләгән.
Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының парламент структуралары утырышларында традиция буенча Европа Советына керүче 47 Европа иленнән яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре чакырылган. Яшьләр лидерлары киңәшмә тавыш хокукына ия, фикер алышуларда катнаша һәм мөһим мәсьәләләр буенча үз фикерен җиткерә ала, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.