ТР парламенты депутаты Разил Вәлиев Европа татарлары альянсының икенче корылтаенда катнашты

2015 елның 30 октябре, җомга

17-18 октябрьда Парижда Россия Федерациясенең Франциядәге Илчелегендә Европа Берлеге илләре татарларының халыкара ассоциациясе булган Европа татарлары альянсының II корылтае булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев булып, милләттәшләр алдында чыгыш ясады.

Европа татарлары альянсының икенче корылтае читтә яшәүче татарларның этник һәм мәдәни үзенчәлеген саклап калу мәсьәләләренә багышланды. Форумда Россия Федерациясенең Франциядәге Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның Франциядәге вәкиле Искәндәр Йосыпов, Россия фән һәм мәдәният үзәге директоры Игорь Шпынов, Европарламент депутаты Вальдемар Томашевский, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һ.б. катнашты.

Бельгия, Болгария, Германия, Литва, Франция, Чехия, Швеция һәм башка илләрдән килгән делегатлар этник һәм мәдәни үзенчәлекләрне саклап калуда телнең роле, Татарстан белән хезмәттәшлек, татар оешмаларының яшәгән җирлектәге хакимият белән эшчәнлеге турында сөйләделәр. Шулай ук “Война непрощенных” дигән фильм күрсәтелде, Казан, Санкт-Петербург һәм Париж сәнгать осталары концерты булды.

Парламент комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев корылтайда Татарстанның мәдәни казанышларын барлады, чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү, Бөтендөнья татар конгресс Башкарма комитеты эшчәнлеге турында сөйләде. Корылтай тәмамлангач, ул делегатлар белән очрашулар уздырды, аларның сорауларына җавап бирде.

Европа татарлары альянсы Бөтендөнья татар конгрессы структурасында мөстәкыйль иҗтимагый институт булып тора. Аның беренче - гамәлгә кую корылтае 2013 елның апрелендә Европарламентның Брюссельдагы штаб-фатирында уздырылганы билгеле.


Бу хакта ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International