ТР парламентының социаль сәясәт комитеты чираттагы утырышка җыела

2015 елның 30 октябре, җомга
 3 ноябрь көнне ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетының чираттагы утырышы була. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә чыгару ниятләнә. Алар арасында Татарстан Республикасында спорт объектлары һәм корылмаларын нәтиҗәле файдалану турында законның үтәлеше хакында, “Татарстан Республикасында адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында” 168-5 нче номерлы ТР закон проекты хакында, “Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясенең Гражданлык процессуаль кодексының 233 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына закон инициативасы хакында һ.б. мәсьәләләр каралачак, диелә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International