ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында киләсе утырышта 9 мәсьәлә карарга ниятләнә

2015 елның 30 октябре, җомга
3 ноябрь көнне ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышы була. 
Аның барышында 9 лап мәсьәлә карау ниятләнә. Комитет әгъзалары һәм утырышка чакырылган ведомстволар, министрлыклар вәкилләре ТРда укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан әзерләү, “Мәдәният турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проекты, Казан Дәүләт мәдәният институтында рәсем һәм сынлы сәнгать юнәлешендә белгечләр әзерләү, “Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты турында” гы ТРның 160-5 нче номерлы закон проектына комитет тарафыннан төзәтмәләр кертү һ.б. мәсьәләләрне караячак, диелә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International