“Саматов укулары” кысаларында “Рухи мирас” премиясе Ильяс хәзрәт Җиһаншинга тапшырылды

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген Россия ислам институтында “Саматов укулары” конференциясе үткәрелде. Чара, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РИИ белән берлектә, ХХ гасыр азагы – ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовның (1930-2009) мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу йөзеннән, алтынчы тапкыр оештырылды.

Ел саен “Саматов укулары” кысаларында дини-милли эшчәнлек юнәлешендә тырыш хезмәт куйган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тыпшырыла. Быел бу бүләккә Ислам динен кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин лаек булды.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин дулкынлануын яшермичә, мондый зур бүләк тапшыруларын көтмәгәнлеген билгеләп, хезмәтен шушы рәвешле югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул остазы Габделхак хәзрәт Саматовны җиң сызганып эшләгән дин әһеле булуын билгеләп, аның милли тел, кием һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертүенә, милли хәрәкәтнең 90нчы елларда мәйданга чыккан чорында һәрчак халык арасында булуына игътибар юнәлтте.

Моннан тыш, чара кысаларында дини уку йортларында белем алуда уңышка ирешкән шәкертләргә Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясе быел беренче мәртәбә тапшырылды. Уку елы барышында түләнәчәк стипендиянең күләме аена 3 мең сум тәшкил итә. Быел әлеге стипендиягә 7 шәкерт, аерым алганда, Казан ислам университетыннын Рамазан Морзашев, Россия ислам институтыннан Ильяс Аллагулов, Буа мәдрәсәсеннән Айдар Гарипов, Урыссу мәдрәсәсеннән Зөлфия Мәхмүтова, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән Данис Миңнеханов, Яр Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән Моратхан Чекморзаев һәм Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсеннән Илназ Каюмов лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International