Физика өлкәсендәге яшь галимнәргә Казанда Е.К.Завойский исемендәге премия тапшырыла

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген сәгать көндезге 3тә Казан (Идел буе) федераль университетының актлар залында эксперименталь, теоретик һәм гамәли физика өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен яшь галимнәргә, тантаналы рәвештә, Е.К.Завойский исемендәге Казан премиясен тапшырачаклар.

Быел бәйгенең финал өлешенә алты белгеч – Константин Усачев (КФУ), Артемий Шмелев (Е.К.Завойский ис. КФТИ), Максим Авдеев (КФУ), Виталий Павлов (КФУ), Михаил Володин (КФУ), Сергей Фадеев (КФУ) чыкты.

Шушы көннәрдә органик химия өлкәсендәге иң яхшы тикшеренүләрне ачыклауга яшьләр арасында Арбузов премиясенә бәйге игълан ителәчәк, декабрь аенда исә, традицион рәвештә, Казан Мэры стипендиясен тапшыру тантанасы үтәчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты шәһәрнең http://old.kzn.ru/ сайты аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International