ТР делегациясе “Мөселман мәгарифе нигезе буларак Коръән гуманизмы” дигән VIII Халыкара конференциядә катнаша

2015 елның 30 октябре, җомга

Бүген Мәскәүдә “Мөселман мәгарифе нигезе буларак Коръән гуманизмы” VIII Халыкара теология фәнни-белем бирү конференциясе үткәрелә. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин ндә катнаша. Конференция, Россия ислам тәгълиматы мәктәбен торгызу максатыннан, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2005 елның 15 ноябрендә кабул ителгән “2005-2015 елларда дини (мөселман) мәгарифен үстерүгә ярдәм итүнең комплекслы программасы” кысаларында уздырыла.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган бу форум Россиянең XX гасыр башы күренекле дин әһеле, мөфти Галимҗан Баруди (1857-1921) истәлегенә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Мәскәү җәмигъ мәчете ачылуга багышлап, үткәрелә. Анда Россия, Төркия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Германия дин галимнәре, мөгаллимнәре катнаша. Алар уку йортларында дини һәм дөньяви дәресләрне укыту ысуллары хакында фикер алыша. Фәнни чараның төп спикерларыннан берсе – Төркия Республикасының дин эшләре идарәсе башлыгы доктор Мехмет Гёрмез. Конференция кысаларында төрле дини һәм дөньяви уку йортларының үзара тәҗрибә уртаклашуы каралган.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белешмә өчен. Галимҗан Баруди — “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә һәм “Әд дин вә әл-әдәп” дини-әхлакый журналына нигез салучы шәхес. Ул шулай ук 1917 елда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда сайланган беренче мөфти буларак та мәгълүм.

Баруди (Галиев) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы (1851-1921) Казан өязенең Чуашиле авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган. Казанда Күл буе мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1875 елны Бохарага китә. Анда “Мир-гарәб” мәдрәсәсендә 7 еллап укыганнан соң, 1881 елда Казанга кайта һәм шәһәрнең 4нче мәхәллә имамы итеп сайлана. 1882 елда атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен оештыра һәм шунда 35 елга якын мөдәррис булып тора.

1891-1916 елларда җәдид мәктәпләре өчен күп санлы дәреслекләр, Ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген аңлаткан һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләрен язып бастыра.

1917 елда Г.Баруди Уфадагы Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлана. 1921 елның 6 декабрендә ул Мәскәү каласында, ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән барган вакытында, вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International