6 ел дәвамында “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемен арттырган. Алар барлыгы 38 эре һәм 1,2 мең социаль акцияләр гамәлгә ашырган.
Әлеге проектта катнашучыларның 50гә якыны хакимият органнарында, 60 лап кеше сәнәгать һәм коммерция юнәлешендә, шул кадәр үк кеше мәгариф өлкәсендә, 100 дән артык егет һәм кыз иҗтимагый проект җитәкчесе буларак эшкә билгеләнгән. Моннан тыш, 80 ләбе республика һәм халыкара конкурсларда җиңү яулаган.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә “Кадр резервы” Республика проекты башкарма директоры Андрей Петухов хәбәр итте.