Өстәмә белем бирүче педагоглар квалификациясен Иннополис университетында күтәрә

2015 елның 30 октябре, җомга

27-31 октябрьдә Иннополис университетында “Робот техникасы” юнәлеше буенча өстәмә гомумбелем бирү программаларын тормышка ашыручы педагогларның квалификациясен күтәрү курслары уздырыла.

Бер үк вакытта Иннополис университетында Татарстан мәктәп укучылары өчен робот техникасы буенча олимпиада мәсьәләләре чишү буенча профильле смена үткәрелә. Балалар WRO (World Robot Olympiad – Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасы) ярышлары биремнәренең киң таралган элементларыннан торган мәсьәләләр чишә һәм әлеге курслар нәтиҗәләре буенча төрле категорияләрдә үткәреләчәк республика ярышларында интеллектуаль көч сынашу мөмкинлеге ала.

Бу чараларда Татарстанның 33 муниципаль берәмлегеннән 50 педагог һәм 37 укучы катнаша, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Квалификация күтәрү курслары һәм мәктәп укучылары өчен профильле смена ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, Иннополис Университеты белән берлектә, оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International