Татарстанда ел башыннан авыл халкыннан 3,5 млрд сумлык продукция сатып алынган. Бу узган елның әлеге чорына карата 111 процент тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татпотребсоюз»дан хәбәр иттеләр.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 7 мең тонна ит сатып алынган, бу 2014 ел белән чагыштырганда 110 процент дигән сүз. Авыл кешеләре 83 мең тонна сөт саткан (82 процент).
Бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән продукция сатып алу дәвам итә. Бүгенге көнгә 1,1 мең тонна бәрәңге (80 процент) алынган. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклар ярдәмендә йон һәм күн чималы да әзерләнгән.
ТР Кулланучылар кооперативы агымдагы ел нәтиҗәләре буенча авыл халыкыннан 5 млрд сумлык продукция сатып алырга ниятли, бу былтыргы белән чагыштырганда берникадәр күбрәк.