Татарстанда 1,7 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алынган

2015 елның 30 октябре, җомга
 Татарстанда 1,7 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Яңа уңыш чималыннан 105 мең тонна шикәр җитештерелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Бүгенгә 49 мең га шикәр чөгендере җыеп алынган, бу гомуммәйданның 85 процентын тәшкил итә. Бер гектардан 349 центнер тамыразык җыеп алына.
Министрлык белгечләре белдергәнчә, 9 мең гектар мәйданнан уңышны җыеп аласы калган. Татлы тамыразыкны җыеп алу эшләре тәмамлану алдында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International