22 һәм 23 октябрьдә Казан дәүләт аграр университеты базасында РФА Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең «Авыл хуҗалыгы культуралары җитештерүендә, печәнлекләрне һәм утлавыкларны торгызуда импортны алыштыра торган югары технологияләр" дигән күчмә утырышы уза.
Утырышта КДАУ ректоры Җәүдәт Ибраһимов чыгыш ясады, ул Татарстанның агросәнәгатьтәге куәте турында сөйләде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Мәскәү кунакларын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде.
Т.Таһирҗанов чыгышында Татарстанның үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итүе турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә төбәктә 14 мең торактор исәпләнә, аларның 1,5 меңе заманча техникага карый. Моннан тыш, агросәнәгать комплексы предприятиеләре балансында 600дән артык киң эләктергеч комплекс, 1,2 мең берәмлек күп функцияле агрегат, 3,5 мең ашлык җыю комбайны, 1 меңнән артык терлек азыгы җыю машинасы бар.
Таһирҗанов Татарстан сөт комплексларының да техник җиһазланышы хакында сөйләде. Докладчы сүзләренчә, республика 2014 елда башлап авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү программасы эшли. Әлеге максатка Татарстан бюджетыннан ел саен 2 млрд сум акча бүленә. Министр урынбасары билгеләп узганча, авыл хуҗалыгы техникасына бәяләр арту сәбәпле, аны сатып алу кими."Соңгы ун елда республикада авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу ун тапкыр кимеде", - диде ул.
Т.Таһирҗанов фикеренчә, бу вәзгыятьне федераль бюджеттан финанс ярдәме, шулай ук илнең авыл хуҗалыгы техникасы эшләүчеләр һәм җитештерүчеләрнең уртак актив эшчәнлеге үзгәртә алыр иде.
Утырышта чыгыш ясаган РФА Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге академик-секретаре вазифаларын башкаручы, академик, РФВ Президиумы әгъзасы Юрий Лачуга Татарстанның техник кораллану өлкәсендәге мөмкинлекләрен югары бәяләде. Аның сүзләренчә, республика әлеге мәсьәләне хәл итүдә башка төбәкләр өчен үрнәк була ала.
Утырышта авыл хуҗалыгы техникасын югары технологик чит ил товарлары урынына үзебезнекенә өстенлек бирү турындагы доклад белән РФА әгъза-мөхбире Нәҗип Мәҗитов чыкты, ул Россия төбәкләре заводларында актив үзләштерелүче дистәләгән заманча агрегат, комплекс, машина авторы булып тора.
Чарада шулай ук ВИМ директоры урынбасары, техник фәннәр докторы Яков Лобачевский, ВНИМС директоры, икътисади фәннәр докторы Николай Сорокин һәм башкалар чыгыш ясады.