Республикада ай башына тулаем сөт җитештерү 104,5 тоннага кимегән

2015 елның 30 октябре, җомга

Татарстанда ай башына тулаем сөт җитештерү 104,5 тоннага кимегән. Узган тәүлектә республикада 2962,9 тонна сөт савылган, бу узган елның әлеге чорына карата 161 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Алдагы көн белән чагыштырганда сөт 3,4 тоннага азрак алынган.

Балтач районында - 157 т, Мамадышта - 134,1 т, Әтнәдә - 120 т, Сабада 118,5 т сөт сауганнар.

Элеккечә үк Чирмешән районында савым күләме аз кала бирә, анда узган тәүлектә нибары 13 тонна сөт җитештерелгән, Менделеевскта әлеге күрсәткеч 18 т, ә Спаста 29,8 т тәшкил итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International