Татарстанда 50 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере җыелган, бу мәйданнарның 87 проценты дигән сүз, тагын 7,7 мең гектардан уңышны аласы бар. Шикәр чөгендере ноябрь аеның беренче декадасында җыеп бетерелер дип көтелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Николай Титов билгеләгәнчә, бүгенге көнгә 1,7 млн. тонна шикәр чөгендере казып алынган, бер гектардан уртача 347 өентнер уңыш чыга. Иң зур күрсәткеч Зәй, Тукай, Тәтеш, Буа, Түбән Кама районнарында.
Министр урынбасары сүзләренчә, быел кырлардан 2 млн тонна татлы тамыр җыю ниятләнә.
Республиканың шикәр заводларында тәүлек саен 15 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелә, 2,4 мең тонна шикәр комы җитештерелә. Барлыгы республикада 755 мең тонна чөгендер эшкәртелгән, 110 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәр җитештерү күләме 220 мең тонна булыр дип көтелә.
Терлекләргә азык әзерләүгә килгәндә, Николай Титов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 1,7 млн тонна шартлы азык берәмлеге әзерләнгән, 1 шартлы башка исәпләгәндә, 30 ц шартлы азык берәмләге туры килә.
Республикада кукурузны һәм көнбагыш сутыру дәвам итә.