Татарстан кулланучылар берлеге 2015 елда авыл кешеләре өчен 2,1 млрд сумлык азык-төлек җитештерәчәк. Бу 2014 ел белән чагыштырган вакытта, 100 млн сумга күбрәк дигән сүз, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Татарстан кулланучылар берлегеннән.
Бүгенге көнгә Кулланучылар берлеге предприятиеләрендә 1,7 миллиард сумлык азык-төлек чыгарылган. Җитештерелгән казылык, кондитер, макарон һәм башка эшләнмәләр авыл кибетләренә озатылган.