Татарстанда яңа уңыштан 121 мең тонна шикәр комы җитештерелгән

2015 елның 30 октябре, җомга

Татарстанда яңа уңыштан 121 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Бүгенге көнгә республика буенча 6 мең гектар мәйданда татлы тамыр җыясы калган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Уңыш җыя башлаган көннән республика заводларында 831 мең тонна чөгендер эшкәртелгән.  Министрлык белгечләре бәяләгәнчә, быел шикәр комы чыгу күләме узган елгыдан артыграк - әлеге авыл хуҗалыгы культурасы өчен һава торышы уңай булган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International