Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу - әһәмиятле чара, чөнки аның нәтиҗәләренә идарә карарлары кабул итү бәйле. Бүген бу хакта төбәк ММЧ журналистлары өчен 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу буенча семинарда Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Надежда Школкина белдерде.
"Авыл хуҗалыгында исәпләү сыйфатлы үтүе һәм безнең тулы мәгълүмат алубыз мөһим", - диде спикер. Ул ассызыклаганча, гражданнар тәкъдим итәчәк барлык мәгълүмат та яшерен санала.
"Теләсә кайсы сорау буенча беренчел мәгълүматны тапшыру тыела, ә исәп алуның йомгаклары турында хәбәр ителәчәк. Барлык мәгълүмат та бары статистик күзәтүләр өчен генә", - диде Н.Школкина.
"Бер ел санкцияләр шартларында булган Россия үзен сындырып булмаганны күрсәтте. Без үзебезне генә туендырып калмыйча, продукцияне яңа илләргә җибәрә башлыйбыз. Кытайлар Россиягә мөгезле эре терлек үстерелә торган предприятиеләр белән танышу өчен килде. Гарәп илләре, Вьтнам белән эшләр бара. Чит ил көндәшлегеннән арынган агросәнәгать комплексы "сулый" башлады", - диде Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары.
Үз чиратында, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Петриков 2016 елгы авыл хуҗалыгында исәп алу ярдәмендә авыл хуҗалыгының ун елдагы торышына чагыштырма анализ ясарга мөмкин булачак, дип билгеләп үтте.
Министр урынбасары сүзләренчә, исәп алу анкеталарындагы төп сораулар сакланачак, әмма яңалары да өстәләчәк. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дәүләт субсидияләреннән файдалану, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары өчен кредитлар алу мөмкинлеге, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең инновацион технологияләр үзләштерүенә кагылышлы сораулар.
"Росстат андый тикшеренүләр үткәрми, - диде ул. Бу авыл хуҗалыгында инновацион технологияләр үзләштерү һәм модернизацияләү өчен әһәмияле мәгълүмат. Авыл хуҗалыгы белән идарә итү өчен сыйфатлы статистика кирәк". Аның сүзләренчә, Дәүләт Думасының аграр комитеты аеруча актуаль мәсьәләләр буенча һәр биш ел саен микроисәп алу үткәрү турындагы федераль законга төзәтмәләр керткән.