Күңелем һәрчак матурлыкка тартыла

2015 елның 30 октябре, җомга

Хәзер Евдокия Никитина үзе дә  күп кенә эшләре белән лаеклы мактана ала. Ул аларны туганнарына, якыннарына бүләк итәргә ярата,  аның эшләнмәләре  танышларының һәм авыл мәдәният йортында  түгәрәк үткәрү бүлмәсен бизәп тора.  Әйе,  монда “Оста куллар” түгәрәге эшләп килә, анда Евдокия Никитина барлык теләүчеләр белән  белгәннәре һәм әлеге эшнең нечкәлекләре белән уртаклаша. Аңа    китапханәдә эшләүче  апасы Лидия Яковлева бик теләп булыша.

- Кул эшләре белән шөгыльләнергә балалар да, олылар да йөри, - ди Евдокия Никитина.  – Бу бик мавыктыргыч шөгыль бит.  Без дә яңа әйерләр эшләргә өйрәнәбез,  яңа идеялар эзлибез. Агачка яндырып бизәк төшерергә дә, җепләрдән  келәм эшләргә дә өйрәндек.

Чыннан да  кул эшләренә өйрәнергә теләүчеләр күп. Мәктәптә  техник хезмәткәр булып эшләүче Евдокия Никитина хезмәттәшләрен дә, укучыларны  да кул эшләренә тарта. 

- Евдокия Аркадьевна, мине дәресләрдән соң бәйләргә өйрәтерсез әле, - дип укытучылар бүлмәсенә керде  3 нче сыйныф укучысы Ксюша (мәктәпкә укырга Янсуардан килеп йөри),  ризалык алып, дәрескә йөгерде.

Тиздән кыш, озын кичләр җитәчәк, кул эшләре остасының  да планнары зурдан. Ул чигү  белән шөгыльләнер өчен һәр мөмкинлекне түземсезлек белән көтеп тора.

Менә шундый иҗади оста куллы кешләр яши безнең  районыбызда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International