Питрәчтән Мария Максимованың “Хисләрем ташкыны” китабында басылган берничә шигырен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез

2015 елның 30 октябре, җомга

Мин табигатьнең гүзәл почмагында –  Питрәч районы Әлбәден авылында туганмын. 1961 елның салкын февраль аенда дөньяга килсәм дә, күңелем йомшак, сизгер. Бүгенге көндә тормыш иптәшем белән бер кыз, бер малай тәрбиялибез. Гаиләбез тату, бердәм. Шуңа да күңелем үсеп тора. Дөнья матурлыгын, киләчәкнең якты булуын күрәм.

Сагынмаган кеше юктыр балачагын. Күл буенда бәбкә көткән, Мишә буйларында су коенган, яңгырдан соң яланаяк чабып йөргән чаклар сагындыра. Бары тик хыялларымда, төшләремдә күңелем белән яшьлеккә кайтып киләм.

Ходай биргән шушы гомеремә, язмышыма һич тә үкенмим, сөенәм генә. Бәхет өчен күп нәрсә кирәкми икән. Иң беренче гаилә учагы. Шул учак сүнмәсен гел дөрләп янып торсын.

Бүгенге көндә район хастаханәсендә эшлим. Иҗат җимешләрем “Алга” район газетасында басыла. 2011 елда  “Хисләрем ташкыны” шигырьләр һәм бәетләр тупланган китабым дөнья күрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International