КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 13 ноябре, җомга

Дәүләт муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы 5965 сум күләмендә билгеләнә.

КПРФ ӘГЪЗАЛАРЫ БӨЕК ОКТЯБРЬ РЕВОЛЮЦИЯСЕНЕҢ 98 ЕЛЛЫГЫН билгеләп үтте. 7 ноябрьдә  КПРФның Питрәч җирле бүлекчәсе әгъзалары район үзәгенең үзәк мәйданчыгында Владимир Ленин һәйкәле янында пикет үткәрде, ул Бөек Октябрь социалистик революциясенең 98 еллыгына һәм  социаль мәсьәләләргә багышланды. Монда КПРФка яңа кабул ителгәннәргә партия билетлары тапшырылды.

ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ КАРШЫНДАГЫ ИРЕКЛЕ КОМАНДА “Җиңү уты” белем бирү слетында катнашты.

Слетка Татарстанның 8 район һәм шәһәреннән 140 катнашучы җыелды. Слет кысаларында үткәрелгән чаралардан тыш, биредә катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен чистарту буенча акция дә оештырдылар.

АРМСПОРТ БУЕНЧА РАЙОН ҖЫЕЛМА КОМАНДАСЫ (тренеры Сергей Блохин) Татарстан чемпионатында гомумкоманда зачетында 3 нче урынга лаек булды. Ә егетләр һәм кызлар командасы республика беренчелегендә икенче урынга чыкты. Бу турыда газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International