Шатлык социаль балалар приютында “Бөтендөнья балалар көне”

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Дәрес баланың үз бурычын, хокукын яклау сүзләренә аңлатма бирү белән башланып китте.

Аннан соң балалрга кызыклы биремнәр бирелде. Рус һәм чит ил язучыларының әкиятләре белән таныштылар. Мәсәлән Д.Родариның “Чиполлино маҗаралары” хикәясендә, Чиполлиноны ни өчен төрмәгә утыртканнар? Балалар бу сорауга дөрес һәм җиңел җавап бирделәр.

Дәрес “Үз хокукларың”, диелгән листовкалар уку белән төгәлләнде. Кечкенә Жәннәт һәрбер балага кычкырып баланың үз хокуклары турында комментарияләр укыды.

Дәрескә куелган максат үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International