КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

ИСКЕ ШИГАЛИ АВЫЛЫНДА  электр  приборларын техник куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә  дача йортында янгын  чыга. Янгынны сүндерүдә  Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, 126 нчы Питрәч янгын часте бүлекчәләре  катнашты. Коткаручылар  оператив эш итте һәм зур зыян килмәде.

 

“ШАТЛЫК” СОЦИАЛЬ ПРИЮТЫНДА  Бөтендөнья  балалар көненә багышланган дәрес узды. Әлеге чара  бала хокуклары турындагы конвенция белән таныштырудан башланды. Рус әкиятләре  һәм чит ил язучылары әсәрләре нигезендә  приютта тәрбияләнүчеләр  биремнәрне  зур кызыксыну белән башкарды. Аның барышында  бала хокуклары турындагы законнар  өйрәнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International