Татарстан делегациясе сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник эшчәнлек буенча Россия-Пакьстан хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашалар.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Пакьстанда эш сәфәрендә.
Татарстан делегациясе составына “КАМАЗ” ҖАҖ, “Казан вертолет заводы” ҖАҖ, “Казан медицина инструментлары заводы” ҖАҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “Татнефть” ҖАҖ кебек республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчелеге вәкилләре кергән.
19 ноябрьдә Татарстан делегациясе I Россия-Пакьстан инвестицион форумы эшендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.