Фәрит Мөхәммәтшин: “Киләсе елгы бюджетта социаль юнәлешне алдагы еллар дәрәҗәсендә саклап калдык”

2015 елның 29 ноябре, якшәмбе

Илдә агымдагы икътисади вазгыять, доллар һәм рубль нисбәтендә тәңгәлсезлек, нефтькә бәя кисәк төшү, илгә карата санкция чаралары шартларында, Татарстан продукциясенең 60 проценты Россия чикләреннән тыш сатылуын исәпкә алганда, бюджетны исәпләргә, Татарстан товар җитештерүчеләренең югары табышына өмет итү бик үк ансат түгел. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының унөченче утырышы тәмамланганнан соң, журналистларга ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин бәян итте.

“Әлбәттә, беренче чиратта, Президент, Хөкүмәт бюджетның керем һәм чыгым өлешләре арасында балансны саклый алганмы, социаль юнәлешкә йөз тотуын саклап калуга ирешә алганмы дип борчыла. Иң элек, сүз хезмәт хакы, эш урыннары, медицина ярдәме, мәктәп, хастаханәләр төзелеше, башка социаль чаралар турында бара. Без дефицитны берникадәр арттырсак та, социаль юнәлешне алдагы еллар дәрәҗәсендә сакладык”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул социаль программалар буенча чыгымнарның тагын бер кат бер тиенгә дә киметелмәвен шәрехләп узды.

Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе “2016 нчы елга ТР бюджеты турында”гы законга Дәүләт Советы берничә тапкыр әйләнеп кайту ихтималлыгын инкарь итми. “Ниндидер чыгымнарны кисү бурычын куймыйбыз. Бу инде ахыр чиктә, чарасызлыктан мәҗбүр ителгән адым булырга гына мөмкин. Аңа кадәр барып җитмәс дип ышанам. Катгый финанс дисциплинасы булырга, бюджет чаралары максатчан сарыф ителергә тиеш. Бүген бу гаять мөһим булып тора”, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, бәлкем, аерым дәүләт программалары буенча федераль бюджеттан өстәмә чаралар юнәтүгә дә ирешеп булыр. Әгәр моңа ирешә алсак, бюджетка кире кайтып, аңа төгәллек кертергә туры киләчәк, диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International