Казанда коррупциягә багышланган V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырыла

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген Икътисад, идарә һәм хокук институтында ”Коррупциягә каршы тору диалектикасы” V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Аны ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

Чара “2015-2020 елларда ТРда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын чынга ашыру кысаларында оештырыла. Быел аның эшендә Россия, АКШ һәм Һиндстанның әйдәп баручы фәнни һәм мәгариф үзәкләреннән 300 чамасы кеше, министрлыклар һәм ведомстволар, җәмәгать һәм дини берләшмәләр җитәкчеләре, республиканың “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнаша.

Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Икътисад, идарә һәм хокук институты ректорының фәнни эшләр буенча беренче урынбасары Игорь Бикеев, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Давыдов, РФ Президенты Администрациясенең коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча идарә башлыгы урынбасары Валентин Михайлов һ.б. катнашты.

Игорь Бикеев чарада катнашучыларны сәламләде һәм конференциядә яңгыраган тәкъдимнәр чынга ашарлык итеп эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук республикада коррупция күренешләрен киметү өчен күп эш башкарылуын билгеләп үтте.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, бу институтта коррупциягә багышланган бишенче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияне үткәрү матур традициягә әйләнде, диде.

Республикада “ТРда коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе” гамәлгә ашырыла, төрле системалы чаралар кулланыла, алар арасында дәүләт идарәсенең "үтә күренмәлелеген" арттыру, хокукый белемне күтәрү һәм республикада яшәүчеләрнең хокуклары да бар.

Соңгы вакытта гражданлык җәмгыяте институтының коррупциягә каршы эшчәнлектә роле артты, яшьләр иҗтимагый оешмалары актив катнаша, диде ул. Шулай ук республика ММЧ да актив эшли.

ТР Җәмәгать палатасында коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли. Ул ачылганнан бирле анда 150 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Коррупцион адымнарны кисәтүдә хокукый белемне арттыру, халыкка хокукларын аңлату мөһим булып тора, дип билгеләп үтте Ә.Сәфәров. Гражданнарга законлы хокукларын аңлату буенча тапшырулар оештырыла. Коррупциягә каршы закон буенча куелган чикләүләр һәм тыюларны үтәү мәсьәләләре буенча квалификация күтәрү курслары үткәрелә.

Барлык районнарда, муниципаль дәрәҗәдә эшләрне координацияләү максатыннан, муниципаль район, республиканың шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләр буенча ярдәмчеләр билгеләнгән.

“Әлбәттә, без кулланыла торган чаралар нәтиҗә бирә. Моның шулай булуын социологик тикшеренүләр дәлилли. Соңгы 7 елда республикада коррупция белән очрашучы гражданнар саны 2 тапкыр кимегән. Безнең тәҗрибә Россиядә иң яхшыларның берсе дип танылган һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы закон һәм хокук институты буларак тәкъдим ителгән”, - дип сөйләде Әсгать Сәфәров.

Конференция кысаларында коррупциягә каршы халыкара, илкүләм һәм төбәк тәҗрибәсе, РФ субъектларында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссияләр эшчәнлегенең оештыру һәм хокукый мәсьәләләре, коррупция формалары һәм төрләре, проблемалар һәм җитешсезлекләр һ.б. буенча фикер алышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International