Бүген Казан ратушасында РФ Президенты карамагындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советының Икътисадны модернизацияләүдә гражданнар катнашы буенча даими комиссиясе күчмә утырышы уздырылды.
Аерым алганда, аның кысаларында көннең беренче яртысында “Инновацион икътисад үсеше факторы буларак хакимиятнең, гражданлык җәмгыятенең һәм кече бизнесның багланышы” темасына киңәйтелгән пленар утырыш үткәрелде. Чарада РФ Президенты карамагындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Михаил Федотов, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, югарыда телгә алынган даими комиссия әгъзалары Сергей Воробьев, Ирина Хакамада, эшмәкәрлек һәм тармак иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән бергә ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Җәмәгать палатасы һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары карамагындагы эшмәкәрләр иҗтимагый советлары әгъзалары, шулай ук хакимиятнең республика һәм муниципаль органнары җитәкчеләре катнашты. Утырышны РФ Президенты карамагындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советының Икътисадны модернизацияләүдә гражданнар катнашы буенча даими комиссиясе рәисе, “Югары икътисад мәктәбе” фәнни-тикшеренү университеты фәнни җитәкчесе Евгений Ясин алып барды.
Михаил Федотов Татарстанның комиссия утырышын уздыру урыны буларак очраклы сайланмавына игътибар юнәлтеп, республика илдә инновацион икътисад үсеше буенча әйдәп баручы төбәкләр рәтендә, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, РФ Президенты карамагындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советының эшчәнлек даирәсе шактый киң һәм кеше, аның хокукларына бәйле барлык өлкәләрне колачлый.
“Кеше хокуклары, дигәндә, иң беренче чиратта, митинглар, дин, сүз иреге күзаллана. Чынлыкта исә лаеклы хезмәт хакы, төзек торак, чиста әйләнә-тирә мохит – боларның барысы да кеше хокуклары, – диде Михаил Федотов. Ул халыкара террорчылыкка каршы көрәш темасына тукталып, бу афәтнең кешенең лаеклы тормышка хокукын бөтенләй инкарь итүен ассызыклады. – Үз чиратында, инновацион икътисадны үстерү кеше хокукларына яңа гарантияләр булдыра”, – диде.
ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев чара кунакларын сәламләп, Татарстанда икътисадны үстерүгә юнәлтелгән мөһим карарлар кабул иткәндә хакимият һәм җәмәгать институтлары арасында багланышлар каналы булдырылуы, бу өлкәдә уникаль тәҗрибә туплануы турында искәртте. Бу уңайдан ул 2013-2015 елларда җәмәгатьчелек – галимнәр, актив яшьләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе эшләнде, әлеге документ республика законы дәрәҗәсен алды, барлык татарстанлыларга аңа үз тәкъдимен кертү мөмкинлеге булдырылды, дип билгеләп үтте. Васыйл Шәйхразиев сратегиянең үзәгендә заманча икътисадның төп ресурсы – кеше капиталы булуына басым ясап, бүген, документны тормышка ашыру максатыннан, стратегик планлаштыру һәм программалаштыруның үзара багланышлы документлар системасы әзерләнүе турында әйтте.
Вице-премьер сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан тарафыннан инновацион технологияләргә зур игътибар бирелә. Бу, үз чиратында, республикага Россиянең әйдәп баручы төбәкләре рәтендә булу мөмкинлеге тудыра. Әлеге уңайдан ул соңгы берничә елда “Электрон Татарстан” проекты тормышка ашырылуын, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм мәгълүмати системасының актив үсеш алуын искәртеп, быел 10 айда соңгысы аша күрсәтелгән хезмәтләр саны 45 млн-нан артып киткән, дип билгеләп үтте. Гражданнарны борчыган актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына исә, сервис эшли башлаган 2012 елдан бирле, барлыгы 55 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителеп, шуларның 43 меңе хәл ителгән.
Васыйл Шәйхразиев сүзләренә караганда, Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә, аны республика икътисадында ныгытуга аерым игътибар бирелә. Бүген республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек секторы 500 мең кешегә хезмәт урыны булдырган 138 меңнән артык субъектны берләштерә. Аларга ярдәм “2014-2016 елларга Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү” ярдәмче программасы нигезендә күрсәтелә. 2015 елда бу максатларга 2 млрд-ка якын сум акча каралган. Катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, быел Татарстанда инфраструктур проектларга акчалата ярдәм күрсәтү буенча чараларны гамәлгә ашыру туктатылмаган.
“Бүгенге комиссия утырышы йомгаклары буенча хакимият һәм гражданлык җәмгыяте арасында багланышларны үстерү юнәлешендә нәтиҗәле адымнар ясалыр”, – дип ышаныч белдерде ТР Премьер-министры урынбасары чыгышы ахырында.
Евгений Ясин, аерым алганда, Россия икътисадының үсеш этапларына тукталды. Аның фикеренчә, Россия икътисады чагыштырмача яшь. Киләсе елга планлы икътисадтан базар икътисадына күчүебезгә нибары чирек гасыр була. Бүгенге шартларда кризистан чыгу юлларын ул дәүләткә, бизнеска карата ышаныч дәрәҗәсенең үзгәреп, аларның сәяси даирәләр белән дә, халык белән дә эшне җайга салуында күрә.
“Бүгенге катлаулы чорда да җитештерү күрсәткечләре югары булган предприятиеләр бар. Аларның яңа икътисад шартларында үсешкә әзер булуы көн кебек ачык. Шул ук вакытта түбән тәгәрәгән предприятиеләр шактый. Россиядә дәүләт, нигездә, соңгыларына ярдәм итә. Бүген без базар икътисадын коруның икенче этабына аяк басабыз. Әлеге шартларда уңай инвестицион климат булдыру өчен хокук өстенлеге, законның югары көче барлык дәрәҗәләрдә танылырга һәм үтәлергә тиеш. Моңа ирешү өчен вакыт таләп ителә. Әлегә Россиядә бу процесслар бик акрын бара”, – дип сөйләде Евгений Ясин.
Ирина Хакамада фикеренчә, бүген кече эшмәкәрлеккә карата кайбер калыплашкан тискәре фикерләрдән арынырга вакыт. Эшмәкәрлекнең бу төре мөһим социаль фукция үти – ул хезмәт урыннары булдыра. Икенчедән, ул яшьләрне инновацион эшчәнлеккә җәлеп итә, аларга күтәрелеп китү өчен лифт булып тора. Моннан тыш, кече эшмәкәрлек гадәттән тыш очракларда тотрыклыландыру функцияләренә ия. Теләсә нинди кризис, рубль бәясе төшү, санкцияләр шартларында ул, зур предприятиеләр белән чагыштырганда, коточкыч зур кредит чараларына мохтаҗ түгел, ул бөлгенлеккә төшеп өлешчә юкка чыгарга мөмкин, моны сизүче дә булмаячак. Ә менә зур предприятиеләр ябылганда, меңләгән кешеләр эшсез кала.
Пленар утырыштан соң көннең икенче яртысында сөйләшү 3 төркемгә бүлеп оештырылды.
Аерым алганда, Евгений Ясин модератор һәм модератордашы ТР Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов булган беренче төркем хакимият һәм кече бизнес; хакимият һәм кече бизнес багланышы формалары һәм мәйданчыклар; төбәкләр һәм муниципалитетлар тәҗрибәсе турында фикерләште.
Гражданлык җәмгыяте һәм бизнес; гражданлык җәмгыяте һәм кече бизнес багланышы: максат, социаль җаваплылык һәм тәэсир итү чаралар - икенче төркем шул хакта сүз алып барды. Утырыш модераторы даими комиссия әгъзасы Ирина Хакамада, модератордашы ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская булды.
Даими комиссия әгъзасы Сергей Воробьев җитәкчелегендәге өченче төркем эшмәкәрлек үсешендә дәүләтнең роле һәм кече бизнеска булышуда дәүләт ярдәме турында сөйләште.
Ахырда төркемнәр эше барышында әйтелгән тәкъдимнәрдән торган йомгаклау резолюцияләре кабул ителде.