Геосәяси киеренкелек арту сәбәпле, нефть бәяләре дә күтәрелә

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Кичә Төркиядә Россия хәрби самолетын бәреп төшерү белән бәйле геосәяси киеренкелек арту сәбәпле, нефть бәяләре дә күтәрелә, дип хәбәр итә «Интерфакс» «Bloomberg» агентлыгына сылтама белән.

Россия самолеты һәлакәте белән бәйле вазгыять РФ хакимияте ягыннан кискен кабул ителде. Россия Президенты Владимир Путин, Төркиянең Россиянең хәрби самолетына һөҗүме, бу – террорчы булышчыларының Россиягә арттан һөҗүм итүе (удар в спину), һәм бу вазгыять Россия-Төркия мөнәсәбәтләренә җитди йогынты ясаячак, дип белдерде.

Мәскәү вакыты белән 8.58 сәгатьтә Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent нефтенә гыйнвар фьючерслары бәясе 0,33 долларга (0,72 процент) - барреле 46,45 долларга кадәр арткан. Сишәмбе көнне базар ябылганда фьючерслар бәясе 1,29 долларга (2,88 процент) - барреле 46,12 долларга кадәр арткан.

Нью-Йорк товар биржасы электрон сатуларында (NYMEX) WTI нефтенә гыйнвар фьючерслары хакы 0,23 долларга -(0,54 процент) - барреле 43,1 долларга кадәр кыйммәтләнгән. Алдагы сатулар нәтиҗәләре буенча контракт 1,12 доллар (2,68 процент) - барреле 42,87 долларга кадәр арткан.

Базар игътибары АКШ Энергетика министрлыгының илдә бер атнадагы энергия запасы мәгълүматларына юнәлдерелгән. Экспертлар бәяләвенчә, нефть запасы рәттән тугызынчы атна нәтиҗәләре буенча 1 млн баррельгә арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International