Рубль курсы нефтькә бераз бәяләр артуы белән тотрыклы тора

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

 Бүген сәүдә ачылганда доллар һәм евро бераз төште. Рубль курсы, нефтькә бераз бәяләр артуы нәтиҗәсендә, күтәрелде.

Бүген иртән доллар буенча сәүдә 65,2-65,39 сум белән башланды, уртача 1,5 минуттан курс 65,3 сум булган. Шул ук вакытта евро курсы 69,59 сум тәшкил иткән. Бивалюта кәрзине - 67,23 сум.

Шул ук вакытта доллар гамәлдәге рәсми курстан 32 тиенгә түбән, евро рәсми курстан - 22 тиенгә. Кичә Бердәм сәүдә системасында доллар 38,5 тиенгә төште, евро – 30 тиенгә, дип белдерә «Интерфакс».

Экспертлар рубль курсы нефтькә бәяләр артуы белән бәйли, ә анысы, Төркия тарафыннан Сүриядә Россия самолеты бәреп төшерү белән бәйле геосәяси киеренкелек нәтиҗәсендә, артуын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International