Татарстанга Ставрополь крае делегациясе килә

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

25-28 ноябрьдә Татарстанга эш сәфәре белән Ставрополь крае делегациясе килә, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Сәфәр кысаларында Ставрополь крае делегациясе "Химград" технополисында, "КАИ-Лазер" ААҖ, 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә, "Казан" агросәнәгать паркында, КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтының укыту-лаборатор кампусында һәм "Эйдос" Медицина фәннәре үзәге"нең Төбәк медицина симуляторлары инжиниринг үзәгендә булачак.

Делегация IT-парк, «Алабуга» МИЗ, «КАМАЗ», «Мастер» Кама индустриаль паркы белән танышачак, шулай ук Саба муниципаль районына да барачак.

Шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә, ТР Икътисад, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләре белән очрашулар да каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International