ТРда 2015 елның 9 аенда, 2014 елга караганда, чит ил инвестицияләре күбрәк җәлеп ителгән

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

ТРда 2015 елның 9 аенда , 2014 елга караганда, чит ил инвестицияләре күбрәк җәлеп ителгән. Агымдагы елның өч кварталы анализлары буенча шундый мәгълүмат алынды.

“2015 елның 9 аенда Татарстан Республикасына туры чит ил инвестицияләре күләме 439,9 млн АКШ доллары тәшкил иткән, бу, 2014 елга караганда күбрәк, ул вакытта бу сумма 435,7 млн АКШ доллары тәшкил иткән”, - дип белдерде ТР Инвестицион үсеш агенлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Быел Татарстан икътисадына акча керткән төп инвесторлар арасында "Drylock", "Armstrong", "Sisecam", "Kastamonu", "Koluman", "Preiss-Daimler", "Sunrise Capital", "Saria", "Trakya", Hayat, "Ford Sollers" кебек компанияләр һәм брендлар бар.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, республика икътисадына инвестицияләр җәеп итүнең уңай динамикасы берничә фактор белән аңлатыла. “Илкүләм валюта курсы нәтиҗәсендә, җир ресурслары һәм башка күчемсез милек, эшче көчләр һәм кайбер җитештерү егәрлекләре чит ил инвесторлары алырлык булды, ә экспорт мөмкинлекләре көчәйде. Инвестицион активлыкны Татарстанның көчле командасы белән дә бәйлим. Ул ТР Преиденты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге безнең республиканың уртак хезмәте”, - дип ассызыклады ТР Инвестицион үсеш агенлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International