Муниципаль хакимият тарафыннан китапханәләргә бүленгән акча күләме арткан

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстан китапханәләрен комплектлауга РФ һәм ТР бюджетларыннан ел саен 90 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелә. ТР Мәдәният минстрлыгы 10 млн сумга классиклар китапларын сатып ала.

Китапханәләрне тәэмин итү буенча муниципаль бюджеталардан да, китапханәләрне ММЧ белән тәэмин итү өчен, акча күбрәк бүленә башлаган. 2013 елда бу сумма 28,6 млн сум булса, 2014 елда бу сан 30 млн сум тәшкил иткән, быел исә сумманың тагын да артуы көтелә.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында уздырылган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International